news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада 10нчы күппрофильле лицейны капиталь ремонтлауга 93 миллион сум бүлеп бирелә

Алабугада 10нчы күппрофильле лицейны капиталь ремонтлауга 93 миллион сум бүлеп бирелә
Фото: https://alabuganury.ru

Капиталь ремонт программаларын гамәлгә ашыру барышында Алабуганың 10нчы күп профильле лицееның фасады, түбәсе ремонтланачак, тәрәзә блоклары алыштырылачак һәм коймалар куелачак. Бу максатларга муниципалитет казнасыннан 93 миллион сум юнәлдерелә. Бу хакта җитәкчеләрнең атналык киңәшмәсендә Алабуга башкарма комитеты җитәкчесенең шәһәр төзелеше буенча урынбасары Ринат Шәйхлисламов хәбәр итте, дип яза «Алабуга нуры».

Мәктәп бинасы 1993 елда төзелгән һәм файдалануга тапшырылганнан бирле анда ремонт үткәрелмәгән. Уку йорты хезмәткәрләре билгеләп үткәнчә, мәктәп 30 ел эчендә шактый таушалган, ә бинаның яңа фасадының эскизы, заманча минималистик стильдә башкарылган, шәһәр урамнары пейзажына органик рәвештә кушыла. Биредә капиталь ремонт эшләре яңа уку елы башланганчы тәмамланырга тиеш.

Гомумән алганда, Алабуга мәгариф учреждениеләрен яңартуга быел 152 миллион сум акча юнәлдереләчәк, шуның 52 миллионы республика, 100 миллионы җирле бюджетлардан бирелә.

Ел дәвамында 2нче урта мәктәп бинасына капиталь ремонт ясала, 3нче мәктәптә спорт залы ремонтланачак, Иске Куклюк мәктәбендә һәм Алабуганың 1нче гимназиясендә азык-төлек блогы бүлмәсе һәм җиһазлары яңартылачак, Бехтерево авылы балалар бакчасына керү урыны ремонтлана, Танайка мәктәпкәчә учреждениесе территориясендә верандалар урнаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100