news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабугада 10 кеше ВИЧтан үлгән

Исәптә барлыгы 164 кеше тора.

(Алабуга, 24 апрель, "Татар-информ",  "Алабуга нуры" ). Алабугада 10 кеше ВИЧтан үлгән. 2016 ел өчен шундый саннарны ВИЧ-инфекция һәм җенси юл белән тарала торган инфекцияләр белән көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышында хәбәр иттеләр, дип яза "Алабуга нуры" газетасы.

Статистика шуны күрсәтә: 2014 елда бу авырудан 7 кеше, 2015 елда – 9 кеше үлгән. Гомумән, ВИЧтан үлүчеләр саны 16,8 процент тәшкил итә – эпидемиологлар әйтүенчә, бу югары күрсәткеч.

Исәптә барлыгы 164 кеше тора. Үткән елда яңадан 14 очрак ачыкланган. 64 процент очракта авыру җенси юл белән күчкән, наркотиклар кулланучылар арасында авыручылар ике тапкыр кимрәк.

Табиблар искәртүенчә, бу инфекцияне йоктыручыларның күпчелеге 30-39 яшьләрдә, 20-29 яшьлекләр арасында ВИЧ йоктыручыларның артуы сагайта. Өлкән яшьтәгеләр арасында һәм авыл җирләрендә дә ВИЧ-инфекция очраклары күзәтелә. Белгечләр һәр эпидемиягә билгеле бер цикллык хас, диләр. Мисал өчен, ВИЧ артуы һәр дүрт елда килеп чыга. 2017 ел – авыручылар саны арту фаразланган ел. Авыру очракларының 78,6 проценты медицина ярдәменә мөрәҗәгать иткәндә ачыкланган. Шунысын әйтергә кирәк, үзәк район хастаханәсенең тире-венерология диспансерында ВИЧка аноним тикшерү үтәргә мөмкин, аның нәтиҗәсе 5 көннән соң беленә. Үткән елда 8 кеше шундый тикшерү узган. Алабугада былтыр ВИЧ йогышлы 4 хатын-кызның бала тапканы теркәлгән, шундый анадан туган 1 бала Казаннан килгән. Баланың үз әнисе аннан баш тарткан, алабугалы гаилә исә, әнисенең диагнозын белә торып, тәрбиягә алган.

Табиблар әйтүенә караганда, Европада бу инфекцияне йөгәнләгәннәр инде, әмма безнең илдә ул әлегә җәелә бара.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100