Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуга Үзәк район хастаханәсе табибы Covid-19 белән авырый
Табибның гаиләсе һәм аның белән элемтәдә булучылар изоляциядә, хастаханә эшли.
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Алабуга Үзәк район хастаханәсендә эшләүче табибның Covid-19 авыруына тесты уңай нәтиҗә күрсәткән. Бу турыда район матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хәзер табибның гаиләсе һәм аның белән элемтәдә булучылар изоляциядә. Алардан анализ алганнар. Иинфекция таралмасын өчен барлык чаралар күрелгән», — диелгән хәбәрдә.
Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында бу мәгълүматны расладылар. Хастаханәдә дезинфекция ясаганнар, ул штатлы режимда эшләвен дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз