news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга үзәк китапханәсенә Александр Пушкин исеме бирелде

1896 елның 4 февралендә Алабугада Шәһәр Думасы карары белән Александр Пушкин исемендәне беренче халык китапханәсе ачылган.

Алабуга үзәк китапханәсенә Александр Пушкин исеме бирелде
http://alabuganury.ru/

(Алабуга, 13 февраль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга үзәк китапханәсенә Александр Пушкин исеме бирелде. Бу атнада шушы уңайдан китапханәдә тантаналы чара узды, күренекле рус шагыйренең иҗатын сөючеләр, белгечләр җыелды. 

Тантаналы вакыйга уңаеннан китапханә буйлап экскурсия үткәрелде, күргәзмә, викторина оештырылды, документаль фильм күрсәтелде.

«Без китапханәгә тарихи исем кайтаруда булышкан өчен, район җитәкчелегенә рәхмәтлебез», — диде Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова. 

Әлеге чарада Мәдәният идарәсе башлыгы Юлия Шәкүрова, китапханә эше ветераннары, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр дә катнашты.

«Бу көн шатлыклы да, бер үк вакытта, кайгылы да. Ул рус шигъриятенең даһие һәлак булу турында хәбәр китергән көн. Әмма ул Үзәк китапханә өчен истәлекле булып кала. Китапханә эшен бөтенләй башка дәрәҗәгә чыгара», — диде Юлия Шәкүрова. 

Туган якны өйрәнүче һәм тикшеренүче Вера Дулуб әйтүенчә, безнең китапханә бу исемне элек йөрткән булган. 1896 елның 4 февралендә Алабугада Шәһәр Думасы карары белән Александр Пушкин исемендәне беренче халык китапханәсе ачылган. 

Бүген Алабуганың Пушкин исемендәге Үзәк китапханәсе — Татарстанда бөек шагыйрь исемен йөрткән бердәнбер китапханә.


news_right_1
news_right_2
news_bot