Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуга үзәк хастаханәсенә йөз миллион сумнан артык бәягә яңа җиһаз кайтарылган
Хәйриячеләр дә Алабугада яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртты.
(Алабуга, 15 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга үзәк хастаханәсенә йөз миллион сумнан артык бәягә яңа җиһаз кайтарылган. Бу хакта баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Азат Гайсин сөйләде.
«Кан тамырлары үзәгендә 23 миллион сумлык яңа томограф барлыкка килде, амблиокор, үпкәләргә ясалма сулыш алдыру аппаратлары, функциональ караватлар, күтәргечләр, кислород концентраторлары, велоэргометр. Тернәкләндерү өчен бездә мондый җиһазлар юк иде», − ди ул.
Хәйриячеләр дә алабугалыларның сәламәтлеген кайгыртты. «Алабуга» махсус икътисади зонасы колоноскоп өчен терәк бүләк иткән, колоноскопның үзе «Махеев» хәйрия фондыннан бирелгән. Муниципалитет колак, борын, тамак авыруларын тикшерү һәм дәвалау үткәрергә мөмкинлек бирә торган җиһаз һәм ике УЗИ аппараты сатып алган.
«Соңгы ике елда Алабуга үзәк район хастаханәсенә Сәламәтлекне саклау министрлыгыннан да, муниципалитеттан да, хәйриячеләр тарафыннан да җитди кертемнәр булды. Моның өчен аларга рәхмәт», − ди Азат Гайсин.
Җиһазлар кайтару быел да дәвам итәчәк. Үзәк район хастаханәсендә корсак куышлыгы һәм кан тамырларын дәвалаганда хирургия максатларында куллану өчен ике эндоскопия терәге барлыкка киләчәк. Шул рәвешле, операцияләрне кечкенә кисемнәр аша ясарга мөмкин булачак, бу исә операциядән соң тернәкләнүгә яхшы тәэсир итәчәк.
«Татнефть» хәйрия фонды грантына балалар хастаханәсенең фасады тәртипкә китерелә, төзекләндерелә, җылытыла. Откан грантларның гомуми кыйммәте 36 миллион сум тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз