news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга юлларын төзекләндерүгә республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 30 млн сум бирелгән

Балалар мәйданчыклары турында да сүз булды, аларны 15 урында урнаштырырга исәплиләр.

(Алабуга, 17 июль, "Татар-информ", "Алабуга нуры"). Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов үзенең кул астындагыларга комиссия белән шәһәрдәге барлык ишегалларын йөреп чыгарга һәм кайда юл катламын төзекләндерергә кирәклеген ачыкларга кушты, дип яза җирле басма.

Алабуга юлларын төзекләндерүгә республика бюджетыннан өстәмә рәвештә 30 миллион сум акча бүлеп бирелгән. “Аларны кварталлар арасындагы юлларны рәтләүгә тоту, кирәк урында – машина кую урыннарын киңәйтү кирәк. Киләсе елда бөтен игътибарыбызны ишегалларына юнәлтәчәкбез, аларны беренче чиратта төзекләндерәчәкбез”, – диде район башлыгы.

Быел шәһәрнең аскы өлешендә һәм Нефтьчеләр пропектында тротуарлар барлыкка киләчәк. Балалар мәйданчыклары турында да сүз булды, аларны 15 урында урнаштырырга исәплиләр. Моңа ике ай вакыт үтәчәк. Геннадий Емельяновны бу ара канәгатьләндермәде. Соңгы көннәрдә төзү өлкәсе тарафына болай да шелтә яудырган башлык эшләрне тизрәк башкару өчен, чишелеш табарга боерды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100