Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга янында М7 юлында һәлакәттә өч яшьлек бала зыян күргән
Юл-транспорт һәлакәте “Волга” М7 федераль юлының 1030нчы чакрымында - Алабуга районы Поспелово авылы янында килеп чыккан.
(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”). Өч яшьлек бала “Волга” М7 федераль юлының 1030нчы чакрымында - Алабуга районы Поспелово авылы янында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән. Һәлакәттә барлыгы ике кешегә зыян килгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Юлда ике чит ил машинасы – “Тойота Королла” һәм “Рено” бәрелешкән. Хәбәр Алабуга районының 112 ашыгыч хезмәте номерына кичә 12 сәгать 56 минутта алынган. Урынга 75нче янгын-сүндерү часте чыккан. Коткаручылар 61 яшьлек “Рено” йөртүчесен һәм “Тойота”ның өч яшьлек пассажирын чыгарып, Алабуга ашыгыч ярдәм медикларына тапшырган. Аннан машиналарның аккумуляторларын сүндергән.

Ир-атның ике кабыргасы сынган, баш мие селкенгән һәм башында ябык җәрәхәт билгеләнгән. Баланың тез буыны каты бәрелгән.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз