news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга янында «ГАЗель» белән фура бәрелешкән, ике кеше үлгән

Алабуга янында «ГАЗель» белән фура бәрелешкән, ике кеше үлгән
шаһитлар фотосы

Бүген төнлә Татарстанның Алабуга районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Авария «Алабуга-Ижевск» юлының 5нче километрында була. Шаһитлар сүзләренчә, фура «ГАЗель»га килеп бәрелгән. «ГАЗель»га җитди зыян килгән.

Юл-транспорт һәлакәтендә ике йөртүче дә ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче үлгән. Авария урынына килгән коткаручылар һәлак булучыларны махсус техника ярдәмендә автомобильдән чыгарган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100