news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга янында автобус һәм йөк машинасы бәрелешкән, бер кеше үлгән, биш кеше имгәнгән

Алабуга янында автобус һәм йөк машинасы бәрелешкән, бер кеше үлгән, биш кеше имгәнгән
Татарстан прокуратурасы

Бүген 16.30 сәгать тирәсендә республиканың Алабуга районы «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә юл-транспорт һәлакәте булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, «КАМАЗ» йөк машинасы белән вахта автобусы кара-каршы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте вакытында автобуста 20 кеше булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, бер кеше үлгән, өч кеше хастаханәгә китерелгән.

«Татар-информ» мәгълүматлары буенча, 39 яшьлек хатын-кыз үлгән, биш кеше имгәнгән. Аларның хәле ачыклана.

Һәлакәт урынына Алабуга прокуроры Рөстәм Шәрәфетдинов барган. Юл хәрәкәте иминлеге турындагы закон үтәлеше буенча тикшерү оештырылган. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләре ачыклана», - диде Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100