Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга янгын сүндерүчеләре ярышларда беренче урынны алды
Ярышларда тугыз команда көч сынашкан.
(Алабуга, 11 июль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»).ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе уздырган ярышларда 75нче янгыннан коткару часте командасы беренче урынны алды.
Әлеге бүлекчәнең укыту-күнегүләр базасында ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең янгынга каршы федераль хезмәте территорияләрендәге бүлекчәләрнең көч-чараларын хәрби җәелдерү ярышында соңгы — йомгаклау этабы узды.
Ярышлар янгын каравылы хезмәткәрләренең оператив-тактик һәм физик әзерлеге дәрәҗәсен күтәрү, янгынчы һөнәрен таныту, тәҗрибә уртаклашу, кешеләрне коткару алымнарын һәм ысулларын өйрәнү максатында үткәрелде. Анда 9 команда катнашты, диелә хәбәрдә.
Нәтиҗәдә, 1нче урынны ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 15нче янгыннан коткару отрядының 75нче янгыннан коткару часте командасы (Алабуга) яулады. Әлмәт шәһәренең 65нче янгыннан коткару хезмәте бүлеге командасы 2нче урын алды, 3 урында — 88нче янгыннан коткару хезмәте бүлеге (Зәй).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз