news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Алабуга» халык ансамбле Бөтенроссия фестиваленең финалына чыкты

Алабуга районы мәдәният йортының «Алабуга» халык җыр һәм бию ансамбле «Культура – это мы» номинациясендә үзешчән иҗат коллективларының Бөтенроссия фестиваль – конкурсының I этабы финалына чыкты.  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы шул турыда хәбәр итә.

Бөтенроссия фестиваль-конкурсында 269 коллектив катнашкан.  Алар арасында һәвәскәр театрлар, бию, цирк коллективлары, академик хорлар, вокаль-хор ансамбльләре, тынлы оркестрлар бар.

Төбәкара сайлап алу видеотуры нәтиҗәләре буенча 60 коллектив-финалист билгеләнде. Алар алдагы этапларда катнашачак, диелә хәбәрдә.

Татарстан Республикасы үзенең иҗади номерын тәкъдим итәчәк һәм 20-22 майда Ижевск шәһәрендә Идел буе һәм Урал федераль округлары коллективлары белән бергә чыгыш ясаячак.

Зона смотрлары нәтиҗәләре буенча 20 лауреат билгеләнәчәк. Аларга «Мәдәният» илкүләм проекты грантлары тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100