Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга халкы хәрбиләргә автомобильләр, мотоцикл һәм башка ярдәм җибәрде
«Җиңүгә бергә!» хәрәкәтенең Алабуга штабы 57 нче гвардия мотоукчылар полкы хәрбиләре өчен чираттагы ярдәм партиясен җибәрүне оештырды. Кирәкле әйберләрне җыюда шулай ук Башкортстан халкы да катнашты.
Ярдәм партиясенә «УАЗ» («Буханка») һәм «Лада Ларгус» автомобильләре, «Урал» мотоциклы, агач материаллары белән дүрт йөк машинасы, шулай ук волонтерлар ясаган җиһазлар һәм эшләнмәләр кергән.
Техниканың бер өлеше Татарстанның «Тимер» батальоны медицина взводы өчен каралган
Башкортстанда яшәүчеләр «Тимер» батальонының медицина взводы өчен «Лада Ларгус» автомобиле сатып алганнар.
Транспорттан тыш, Алабуга халкы төрле кирәкле әйберләр белән прицеп әзерләгәннәр. Аңа генератор, төзелеш җиһазлары, шулай ук маскировка челтәрләре, костюмнар һ.б.кергән.
Позицияләрне җайлау өчен агач материаллары ярдәмнең аерым партиясен тәшкил итте. Аларны Башкортстан урман хуҗалыклары биргән. Агачны дүрт йөк машинасында 57 нче полкка озаттылар, аның составына А.Доставалов исемендәге Башкортстан батальоны да керә.
«Тимер» һәм Доставалов исемендәге батальоннар хәрбиләре видеомөрәҗәгать яздырдылар, аларда Татарстан һәм Башкортостан халкына күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерделәр.
Материал Наталья Берестова катнашында әзерләнде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз