Алабуга вузларына 750 студент укырга кергән
Иң күбе КФУның Алабуга институты кабул иткән
(Казан, 29 август, “Татар-информ”). Алабуганың җирле югары уку йортларына барлыгы 750 кеше укырга кергән, шуларның 654е Алабуга институтына гариза тапшырган. Икътисадый һәм юридик белем алырга теләүчеләр һәм чит телләр факультетына керергә теләүчеләр күп булган.
КНИТУ-КАИның Алабуга филиалының көндезге бүлегендә дә беренче курс студентлары буенча “план” ябылган. Бирегә 51 кеше укырга кергән, шуларның 40ы – бюджет нигезендә. Машина төзү производствосында конструктор-технологик тәэминат бүлеге – әлеге уку йортында иң популяр юнәлеш. ИСГЗның Алабуга филиалына 44 студент кергән, ә менә КСЮИның Алабуга филиалы быелның маенда ябылганга күрә, студентларны бөтенләй кабул итмәгән, дип хәбәр итә “Алабуга нуры” газетасы.