news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга волонтерлары махсус хәрби операция зонасына техника җибәрде

Алабуга волонтерлары махсус хәрби операция зонасына техника җибәрде
Фото: http://alabuganury.ru/

Алабуга волонтерлары махсус хәрби операция зонасына ашыгыч рәвештә машина, мотоцикл һәм гуманитар ярдәм җибәрде. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Шушы көннәрдә редакциягә «Мы вместе» хәрәкәте җитәкчесе Роман Епанешников шалтыратып, шатлыклы яңалык җиткерде: машина һәм мотоциклны махсус хәрби операция зонасына җибәрү ысулын тапканнар.

— Безгә махсус хәрби операциягә киткән якташыбыз мөрәҗәгать итте, — дип сөйли Роман. — Ул контрактны патриотизм хисеннән төзегән. Ул бик тыйнак кеше, безгә мөрәҗәгать итми диярлек. Ләкин бу юлы аңа һәм аның подразделениесенә ярдәм бик кирәк. Ул әзерлекле машина һәм мотоцикл сорады. Без бөтен дөнья белән тырыштык...

Битараф булмаган шәһәр халкы, волонтерлар, «Мы вместе» хәрәкәте ярдәмендә казаклар җәмгыяте мотоцикл сатып ала алды. Машинаны шәһәр казаклары белән берлектә эшмәкәрләр — Виталий Кривилев һәм Константин Сысоев сатып алган. Ә аннары «Нива»дан хәрби бурычларны үтәү өчен уңайлы чын әзерлекле машина ясаганнар. Аны хәрби бурычлар өчен максималь уңайлы иткәннәр. Анда дроннардан саклану да мөмкин. Машина максималь мобиль, һәм куркыныч булган очракта аны тиз генә ташлап китәргә мөмкин.

Әлбәттә, техника белән бергә хәрбиләргә гуманитар ярдәм - материаллар, маскировка челтәрләре, тактик аптечкалар, шәхси гигиена әйберләре җибәрелгән. Ә машина һәм мотоцикл күп гомерләрне коткарачак. Кемнедер эвакуациялиләр, кемдер хәрби биремне тиз үтәячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot