Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуга вәкиле: «Авыл табибы» программасы кечкенә шәһәрләргә дә килсен иде
Алабугада инфекционист, балалар фтизиатры, рентгенолог, аллерголог, иммунолог, кардиолог, гастроэнтеролог, акушер-гинеколог, педиатр, терапевт, ашыгыч ярдәм хезмәткәре, неврологлар кирәк.
(Казан, 10 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Алабуга Үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Азат Гайсин «Авыл табибы» программасын кече шәһәрләргә дә кертү яхшы булыр иде, дигән фикердә. Аның сүзләренчә, бу табибларга кытлык проблемасын хәл итәргә булышачак.
Ул «Авыл табибы» программасы бүген халкы 50 меңнән кимрәк булган җирлекләргә генә кагылганын әйтте.
«Әйтик, Менделеевск шәһәренә килгән табибларга бер миллион сум акча бирәләр. Алабугада 70 меңнән артык кеше яши, шуңа без бер миллион тәкъдим итә алмыйбыз, бары тик авылларда гына. Быел безнең бер табиб миллион алырга дип, Менделевскига китте», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Азат Гайсин Башкортстанны мисалга китерде. «Мәсәлән, Башкортстанда сирәк белгечләргә миллион сум бирү турында максатчан программа бар. Бу республика программасы, анда ул җирлектә халкы 50 мең кешедән ким булырга тиеш, дигән шарт юк. Андый кыйммәтле, ихтыяҗ булган белгечләр шәһәрдә дә эшкә урнаша ала һәм миллион сум ала. Бу неонаталоглар, ревматологлар, акушер-гинекологлар…», — ди табиб.
Алабугада бүген инфекционист, балалар фтизиатры, рентгенолог, аллерголог, иммунолог, кардиолог, гастроэнтеролог, акушер-гинеколог, педиатр, терапевт, ашыгыч ярдәм хезмәткәре, неврологлар кирәк.
Шулай ук берничә фельдшер-акушерлык пунктында эшләргә хезмәткәрләр юк. Бу хакта тулырак «Интертат» язмасында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз