news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга үзәк хастаханәсендә республика программасы буенча стационар бүлек ремонтланды

Алабугада республика программасы буенча район үзәк хастаханәсенең стационар бүлеген яңарттылар. Татарстан бюджетыннан эшләргә 621 млн сумнан артык акча юнәлдерелгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ремонттан соң хастаханәдә заманча палаталар, яңа операция блогы һәм реанимация барлыкка килде. Электр белән тәэмин итү, җылыту, суүткәргеч һәм канализация системалары тулысынча алыштырылган, фасад, тәрәзә һәм ишекләр яңартылган.

Хәзер стационар 285 тәүлек буе эшли торган һәм 143 көндезге койкага исәпләнгән. Поликлиника сменасына 2100 пациент кабул итә ала. Медицина учреждениесе өчен 120 берәмлек яңа техника сатып алганнар.

Баш табиб Мансур Потеев билгеләп үткәнчә, шартлар пациентлар өчен дә, персонал өчен дә уңайлырак. Яңартылган биналарны караган Алабуга халкы һәм кунаклары мондый үзгәрешләр яшь белгечләрне җәлеп итәргә һәм медицина ярдәменең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot