news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга урамнарына миләш һәм нарат утыртачаклар

Агач утырту буенча беренче өмәләр октябрьдә башлана

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”). Быел Алабуга урамнарында миләш һәм нарат утыртачаклар.
Яшь үсентеләрне мәйданда, Тугаров һәм Интернациональ урамнарында, Тынычлык проспектында һәм Әйләнгеч шосседа утыртачаклар.
Шәһәр башкарма комитетының төзекләндерү бүлегеннән хәбәр итүләренчә, агач утырту буенча беренче өмәләр октябрь башына планлаштырылган, дип белдерә “Алабуга нуры” газетасы.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot