Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алабуга университеты профессоры: Студентларга да һәрчак Сабантуйга барырга киңәш итәм
Алабугада узган Сабантуй бәйрәмендә Казан федераль университетының Алабуга филиалы профессоры, филология фәннәре кандидаты, хезмәт ветераны Анатолий Разживин үзенең студентларына да Сабантуйга барырга, милли йолаларны өйрәнергә киңәш итүен әйтте.
«Алабугада туып-үстем, Сабантуйда исә ел саен катнашам. Алабуга Сабан туе — бик үзенчәлекле, ул һәрвакыт борыңгы гореф-гадәтләребезгә нигезләнеп үткәрелә», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Әңгәмәдәш шулай ук шәһәрнең бай тарихлы үткәне булуын ассызыклады. «Алабуга шәһәренең меңьеллык тарихы бар. Монда төрле дин һәм милләт вәкилләре дус, туганнар булып яши», — дип сөйләде ул.
- Оештыручылар әйтүенчә, Алабуга Сабан туеның пролог өлешендә генә барлыгы 700 кеше катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз