news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга укытучысына «Мобиль укытучы» муниципаль гранты буенча автомобиль тапшырылды

Алабуга укытучысына «Мобиль укытучы» муниципаль гранты буенча автомобиль тапшырылды
Фото: http://alabuganury.ru

Алабуга укытучысына «Мобиль укытучы» муниципаль гранты кысаларында «Лада Гранта» автомобиле тапшырылды. Машина ачкычын 30 еллык стажы булган педагог Флүрә Рәфыйкова алды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Проект авыл мәктәпләрендә кадрлар җитмәү проблемасын хәл итә, башка районнар укытучыларына күрше торак пунктларда эшләргә мөмкинлек бирә.

Иске Куклюк мәктәбендә укытучы Флүрә Рәфыйкова бер ел элек Кукмара районыннан күчеп килгән. «Искиткеч мәктәп, искиткеч балалар, ә хәзер юл да уңайлырак», — дип уртаклашты укытучы.

Ул проектның социаль әһәмиятен билгеләп үтте: «Бүген гаиләләр авылларга кайта, һәм аларның беренче соравы — мәктәп бармы. Балалар көлүе ишетелергә тиеш, балалар үз авылларында укырга тиеш. Бу проект балаларны бәхетле итәргә мөмкинлек бирә».

news_right_1
news_right_2
news_bot