news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга укытучысы Төркия Сабан туе аш-су бәйгесендә икенче урын яулаган

Алабуга укытучысы Төркия Сабан туе аш-су бәйгесендә икенче урын яулаган
Гөлнур Җиһаншина, Сәрдар Акташ

Төркия Сабан туенда үткәрелгән аш-су бәйгесендә Алабуга укытучысы икенче урынны яулаган. Бу хакта Искешәһәр татар җәмгыяте вәкилләре хәбәр итә.

Алабугадан Истанбулга яшәргә килгән Гөлнур Җиһаншина Искешәһәр провинциясендәге Османия татар авылы Сабан туена гөбәдия пешереп алып барган. Аңа бәйгедә катнашырга Искешәһәр татар җәмгыяте рәисе Вәдүт Догу тәкъдим иткән.

«Гөбәдияне дуслар белән бергә татарчалап чәй эчәр өчен әзерләгән идем. Ведат бәй аны күрде дә, бәйгедә катнашырга чакырды, кызык өчен генә ризалаштым. Жюри, икенче урын, дип минем исем-фамилияне әйткәч, башта ышанмый тордым. Сәхнәгә чакырып, матур итеп котладылар, бүләк бирделәр. Мондый чаралар чит илдә татар гореф-гадәтләрен яшәтү, саклап калу юнәлешендә зур әһәмияткә ия», - дип сөйләде ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Төркиядәге хәбәрчесенә.

 

Фото: © Гөлнур Җиһаншина

Гөлнур Җиһаншина Алабуга педагогика институтының филология факультетын тәмамлаган, ун елдан артык мәктәптә укыткан, Алабуга районы мәгариф идарәсендә җитәкче урыннарда эшләгән. Соңгы ике елда гаиләсе белән Истанбулда яши, психолог булып эшли.

Искешәһәр татар җәмгыяте әгъзасы, Османия Сабан туен оештыручыларның берсе Сәдат Акташ әйтүенчә, Сабан туенда аш-су бәйгесе үткәрү традициягә әйләнгән. Быелгы бәйгедә беренче урын Айшә Үстүн Җаеклыга бирелгән. Ул өчпочмаклар пешереп алып килгән. Өченче урынны вак бәлеш пешергән Гүлай Байкал яулаган. Кәүсәр Догуның пәрәмәчләре дүртенче урынга лаек булган.

 

Фото: © Гөлнур Җиһаншина, Сәрдар Акташ

Искешәһәр төбәгендәге татар авылы Османия Сабан туе 4 июньдә үткәрелде. Анда Төркиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче татарлар катнашты. Татарстанның рәсми сәламнәрен Татарстан дәүләтенең Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин җиткерде.Төркиядәге икенче Сабан туе исә 18 июньдә Анталиядә үткәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100