news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга укучылары IT-өлкәдә үз эшләнмәләрен тәкъдим итте

Алабуга укучылары IT-өлкәдә  үз эшләнмәләрен тәкъдим итте
"Алабуга нуры"

Алабуга шәһәрендә Tatar Hack цифрлы эшләнмәләр буенча республика конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

«Адымнар» күптелле мәгариф комплексында үткән чарада катнашучыларны район башлыгы Рөстәм Нуриев сәламләде. Ул мәктәп укучыларының, яшь булуларына карамастан, IT-технологияләр белән мавыгуларын, бу өлкәдә казанышка ирешүләрен һәм сайлаган юнәлештә алга таба үсәргә омтылуларын билгеләп узды, бу уңай бәягә лаек, диде ул.

Бәйге кысаларында, 6-11 сыйныф укучылары, 1-2 курс студентлары, командаларга берләшеп, цифрлы технологияләр кулланып, шәһәр-район мәсьәләләрен хәл итү юлларын эзли.

Конкурс нәтиҗәләре буенча, республиканың һәр муниципаль районында шундый командалар барлыкка килде. Бәйгедә катнашучыларның күпчелеге IТ-эшмәкәрлек белән кызыксына, сайт һәм кушымталар эшли, программалаштыру телен өйрәнә. Йомгаклау барышында алар үз эшләнмәләренең бер өлешен тәкъдим итте.

Мисал өчен, 9нчы мәктәп укытучылары туристлар өчен махсус кушымта булдыру проектын уйлап тапкан. Анда шәһәрнең истәлекле урыннар картасы гына түгел, кунакханә, кибет, әзер маршрут, чаралар турында мәгълүмат урнаштырылачак.

«Tatar Hack республика конкурсын булдыру фикере 2020 елда барлыкка килде. Быел без «Дай Пять!» дип аталган яңа проект башлап җибәрдек, анда һәр укучы үз эшен тәкъдим итә һәм кушымта ясый ала. IT — бөтен җирдә дә булган электр уты кебек. Анда һәрберегез үзен сыный ала», − дип укучыларга мөрәҗәгать итте Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин.

Алабугада үткәрелгән конкурста 12 команда катнашты. Аның нәтиҗәләренә карап, 1нче гимназия, 9нчы мәктәп, 10нчы лицей вәкилләренә истәлекле призлар һәм бүләкләр тапшырдылар. Алдынгылар үз проектларын республика күләмендә тәкъдим итә алачак.

«Яшьләрне яңа белемгә, яңа күнекмә һәм булдыклык алуга омтылуы бик куанычлы. Бу уңышлар белән кызыксынучы укытучыларыгыз сезгә ярдәм итә. Сезнең проектлар бүген шәһәрегезне алга җибәрергә мөмкин», − диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100