Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга укучылары шәһәрнең меңьеллыгына чәчәкләр үстерде
Алабуга укучылары шәһәрнең меңьеллыгына чәчәкләр үстерде
(Алабуга, 22 май, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Алабуга хакимияте башлангычы белән шәһәрнең барлык мәктәпләрендә теплицалар төзелде. Бу – мәктәп укучыларында яшел үсентеләргә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан эшләнде. Үз куллары белән утырткан чәчәкләрне берәү дә өзәргә җөрьәт итмәячәк, дип саный Алабуга җитәкчелеге.
Инде бүген үк Алабугада яшәүчеләр мәктәп укучыларының хезмәт җимешләрен -шәһәрне яшелләндерү максатыннан үстерелгән чәчәк үсентеләрен үз күзләре белән күрә ала. Алтынчы мәктәпнең быелның февраль аенда эшли башлаган теплицасында гына да 12 мең данәдән артык рассада үстерелеп яшелләндерү цехына сатылган. Теплица ел әйләнәсе эшләр дип көтелә: биредә чәчәкләр һәм яшелчәләр генә түгел, мандарин, каштан һәм башка экзотик культуралар да үстерергә җыеналар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз