news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Алабуга укучылары Халыкара музейлар көнен билгеләп үтә

^Алабуга укучылары Халыкара музейлар көнен билгеләп үтә

(Алабуга, 18 май, "Татар-информ", Елена Долматова). Бүген Алабугада Халыкара музейлар көнендә балалар өчен “Музейлар көне – безнең бәйрәм” исеме астында чара була. Ленин исемендәге мәйданда Алабуганың тугыз мәктәбеннән 450 укучы җыелачак. Бәйрәмнең төп өлеше – “Шәһәр урамнары буенча сәфәр” уены.

Катнашучыларга шәһәр картасы һәм аның тарихи урамнары буенча маршрут тәкъдим ителәчәк. Бирем буенча катнашучы командалар урамнарда булып, кире кайтырга тиеш. Шулай итеп, туган шәһәр тарихын иң яхшы белүчене билгеләргә була. Шулай ук асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәреләчәк, аның темасы – Алабуга шәһәрен һәм аның тарихи биналарын сурәтләү. Бәйрәмне оештыручылар мәдәни программа да әзерләгән. Иң актив командаларга рәхмәт хатлары, бүләкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100