Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга тхэквондо буенча берьюлы ике чемпионатны кабул итте
Алабуганың Җиңел атлетика манежында тхэквондо буенча Россия кубогына ярышларны ачу тантанасы булды. 27 октябрьдә Россиянең команда чемпионаты старт ала. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.
Кубокка дәгъва итүчеләр ярышлары 25 октябрьгә кадәр, командалар ярышлары 29 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ярышларда Россия Федерациясенең 34 субъектыннан барлыгы 350 дән артык спортчы катнаша. Татарстаннан 24 кеше чыгыш ясый.
Ачылу тантанасы катнашучылар парады һәм Алабуга артистлары чыгышы белән башланып китте. Бу вакытта холлда барлык килүчеләрне Татарстан халыклары музыкасын башкаручы ансамбль каршы алды.
Аннары ярышларда катнашучыларны һәм аларның җанатарларын Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының спорт әзерлеге үзәгенең җәйге спорт төрләре бүлеге баш белгече, Казанның тхэквондо Федерациясе (ВТФ) Президенты Эдгард Можаев илебезнең спорт тормышындагы әлеге зур вакыйга белән котлады. Ул спортчыларга лаеклы көндәшләр һәм ышанычлы җиңүләр теләде.
Алабуга районы башлыгы исеменнән җыелучыларны аның урынбасары Александр Косов сәламләде:
Россия тхэквондо берлеге вице-президенты һәм башкарма директоры Геннадий Жигульский Татарстан һәм район җитәкчелегенә ярышлар өчен лаеклы мәйданчык өчен рәхмәт белдерде. «Иң көчле спортчы җиңсен», — диде ул, ярышларга рәсми старт биреп.
Моннан тыш, тантанада мәртәбәле кунаклар арасында Россия тхэквондо берлеге вице-президенты, Татарстан Тхэквондо федерациясе президенты Рәфис Мусин һәм хәрби хәрәкәтләр ветераны, махсус хәрби операциядә катнашучы Андрей Че бар иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз