news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга трассасында “Фрейтлайнер” автомобиле җәяүлене бәрдергән

Татарстан юлларында быел 24 гыйнварга кадәр булган транспорт белән бәйле 269 һәлакәт 28 кешенең гомерен өзгән

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”). 22 гыйнвар көнне сәгать иртәнге 8 туларга 10 минутта Мәскәү – Уфа юлының 1022 нче чакрымында, Алабуга трассасында, “Фрейтлайнер” автомобиле белән идарә итүче, алдан чыгарылган фаразлар буенча, хәрәкәт иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайлый алмау нәтиҗәсендә, юл аша чыгу каралмаган урыннан атлаган 1961 елгы җәяүлене бәрдергән. Шушы бәрдерүдән булган имгәнүләре-җәрәхәтләнүләреннән җәүле һәлакәт урынында ук үлеп киткән.

 

            Әлеге вакыйга хакында хәбәр салган республиканың ЮХИДИ идарәсе хәрәкәт иминлеген пропагандалау бүлегеннән алынган белешмә буенча, Татарстан юлларында быел 24 гыйнварга кадәр булган транспорт белән бәйле 269 һәлакәт 28 кешенең гомерен өзгән, тагын 370 кешенең тәне имгәнгән-җәрәхәтләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot