news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга тәрбиячесе бәйгедә катнашып, республика этабында беренче егермелеккә кергән

Әлеге бәйгедә нәтиҗәләргә ирешү өчен, тәрбияче бәйгегә узган елның октябрь аенда ук ныклап әзерләнә башлаган.

Алабуга тәрбиячесе бәйгедә катнашып, республика этабында беренче егермелеккә кергән
alabuganury.ru/news/delovyie-novosti/trib-alyp-kaytkan

(Алабуга, 31 март, "Татар-информ", "Алабуга нуры"). Алабуганың “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Венера Хәмидуллина “Ел тәрбәячесе – 2019” бәйгесендә катнашып, республика этабында беренче егермелеккә кергән. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Венера Хәмидуллинаны  “Ләйсән” балалар бакчасы билингваль балалар бакчасыпрофильле инглиз телен өйрәнү төркеменә тәрбияче итеп куялар. Шулай рәвешле, әлеге төркемдә эшләп, ул икенче төркемне чыгарылышка әзерли.

Әлеге уку елында балалар бакчасы мөдире Ландыш Гыйләҗева аңа “Ел тәрбиячесе-2019” бәйгесендә катнашырга тәкъдим иткән. Мөдир үзе 2017 елда “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашкан булган инде.

Әлеге бәйгедә нәтиҗәләргә ирешү өчен, тәрбияче бәйгегә узган елның октябрь аенда ук ныклап әзерләнә башлаган. Беренче муниципаль этапта ул үзе һәм тәрбияләнүче балалары белән таныштырып, уңганлыкларын күрсәткән, портфолиосын тәкъдим иткән.

Аннан соң зона этабында Мамадыш шәһәрендә Мамадыш, Теләче, Алабуга һәм Балык Бистәсе районнарыннан килгән тугыз катнашучы арасында беренче урынны алып, район данын республикада якларга мөмкинлек алган.

Өченче этап башкалабызда узган. Казанда иң элек ул осталык дәресе күрсәткән. Монда эш тәҗрибәсен башка төбәкләрдән килгән хезмәттәшләре арасында күрсәтергә кирәк булган. “QR-код һәм аны укыту процессында куллану” дип аталган тема ярдәмендә Венера Хәмидуллина эшендә нәрсәгә таянганын, балаларны ничек кызыксындырганын, дәресләрдә аны ничек кулланганын күрсәткән. 

news_right_1
news_right_2
news_bot