news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга суды ГАИ бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручыны СИЗОга җибәрде

Алабуга шәһәр суды Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча Дәүләт автоинспекциясе (ГАИ) бүлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы, теркәү-имтихан алу бүлекчәсе башлыгы Илфир Васыйловны ришвәт алу турындагы эш буенча тикшерү изоляторына (СИЗО) җибәрде. Бу хакта «Татар-информ»га судның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«19 мартта Илфир Васыйловка карата 2025 елның 17 маена кадәр сак астына алу рәвешендә чик кую чарасы сайланды», – дип ачыклык керттеләр судта.

«Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр иткәнчә, Илфир Васыйлов вазифаи вәкаләтләреннән файдаланып мошенниклык кылуда һәм берничә ришвәт эпизодында гаепләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot