news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга студентлары махсус хәрби операциядәгеләр өчен «буржуйка» мичләре ясый

Алабуга студентлары – яшь гвардиячеләр кечкенә, әмма ышанычлы «буржуйка» мичләре ясаган. Алар производствода мастеры Имил Сәмигуллин җитәкчелегендә эшли, дип хәбәр ителә шәһәрнең рәсми сайтында. «Алабуга нуры» шул хакта яза.

«Махсус хәрби операция башланганнан бирле безнең студентлар #МЫВМЕСТЕ гомумроссия акциясендә актив катнаша. Алар кирәкле әйберләр җыюдан тыш, мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итә һәм һөнәри осталыкларын да күрсәтә.

«Хәзер көллиятнең яшь гвардияче студентлары, хәрбиләр һәм Лисичанск халкы өчен «буржуйка» мичләре ясады», — дип сөйләде производствода укыту остасы.

Көллият студентлары мичне төрле яклап яхшыртырга тырышкан. Берничә шарт үтәлгән: мич күтәрергә дә җиңел, җылылыкны да озак вакыт саклый.

«Бүгенге көнгә 25 мич җитештерелде. Аларны алгы сызыкка тапшырырга җыенабыз», — дип өстәде производствода укыту остасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100