Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга стационары капиталь ремонттан соң ачылды
Алабуга үзәк район хастаханәсе стационары капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты. Пациентлар яңартылган уңайлы палаталарда дәвалана. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
Шушы көннәрдә күләмле яңарту нәтиҗәләрен медицина оешмасы кунаклары бәяләде. Район үзәк хастаханәсе баш табибы район җитәкчелеге вәкилләре, ветераннар, активистлар делегациясе өчен экскурсия үткәрде.
«Мин монда күптән булган идем инде, ләкин бүген монда күргәннәрем бөтенләй башка, мин үземне башкала хастаханәсендә, Казанда кебек тоям. Үзгәрешләр миңа бик тәэсир итт», — дип сөйләде «Эссен Продакшн АГ» җәмгыяте генераль директоры урынбасары, шәһәр Советы депутаты Илдар Галиев.
«Мин Алабуга хастаханәсендә 1977-2007 елларда эшләдем. Мин бүлекләрне, кабинетларны, заманча җиһазларны сокланып карап чыктым. Мондый шартларда эшләү — рәхәт. Бу безнең хастаханәгә яшь белгечләрне җәлеп итәр дип ышанам. Мин алабугалыларның мондый шартларда сәламәтлекләрен яхшыртулары белән горурланам», − диде Зөһрә Кәлимуллина.
Сүз уңаеннан, быел Алабуга үзәк район хастаханәсенә 19 табиб килде инде, шуларның 11е — яшь белгеч.
Стационар 1975 елда төзелгән. Анда берничә бүлек — травматология, хирургия, операция блогы, реанимация, неврология, шулай ук беренчел кан тамырлары үзәге урнашкан.
Бинада ремонт 2024 елда башланды. Мансур Потеев билгеләп үткәнчә, моны район башлыгы Рөстәм Нуриевның актив позициясе, Алабуга районы муниципалитеты командасының һәм хастаханәнең зур тырышлыгы нәтиҗәсендә эшләп булды.
Ремонт вакытында стационарның тышкы ягы гына түгел, ә пациентларга күренмәгән, әмма учреждение эшчәнлеге өчен бик мөһим булган өлешләре дә яңартылган. Электр үткәргечләре, су белән тәэмин итү, җылыту һәм канализация системасы тулысынча алыштырылган. Бинаның эчке бүлмәләре дә, фасадлары да ремонтланган, тәрәзәләр, ишекләр, сантехника, вентиляция һәм янгын сигнализациясе системалары алыштырылган. Процедура кабинетлары, палаталар һәм эш урыннары СанПиН таләпләренә тулысынча туры китерелде. Һәр палатада бәдрәф бар.
Стационар тәүлек буе эшли торган 285 койка һәм көндезге 143 койканы үз эченә ала. Алабуга үзәк район хастаханәсенең амбулатор-поликлиника учреждениеләре сменасына 2100 кеше кабул итә ала. Хастаханәне җиһазландыру кысаларында 4,6 миллион сумлык 120 берәмлек заманча медицина техникасы сатып алынган. Моннан тыш, әлеге стационарда гына да масштаблы ремонт эшләренә төбәк казнасыннан 621 миллион сумнан артык акча җибәрелгән.
Яңа экспресс-лаборатория аеруча игътибарга лаек. Иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган ул оператив рәвештә канның, сидекнең гомуми анализын һәм биохимик тикшеренүләр үткәрергә сәләтле, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз