news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга спортчылары пауэрлифтинг буенча чемпионатта иң яхшылары булды

Ярыш нәтиҗәләре буенча Алабуга спортчылары беренче һәм икенче урыннарны яулады

(Алабуга, 10 июль, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Ижауда пауэрлифтинг буенча ачык чемпионат узды. Алабуганың «Юность» мәктәбе спортчылары анда актив катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Алабуга спортчылары бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Шулай итеп, үз авырлык категорияләрендә беренче урыннарны Екатерина Белова һәм Никита Никонов алды. Икенче урынны Елизавета Петрова һәм Андрей Будрин яуладылар.

Никита Никонов спорт мастерлыгына кандидат разрядын үтәде.


news_right_1
news_right_2
news_bot