news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга Спас ярминкәсенә әзерләнә башлады

Алабуга Спас ярминкәсенә әзерләнә башлады
Фото: http://alabuganury.ru/

Алабугада Татарстанда иң популяр чараларның берсе булган Бөтенроссия Спас ярминкәсен үткәрү буенча беренче оештыру киңәшмәсе үтте. Алабуга дәүләт музей-ядкарьлеге генераль директоры Гөлзада Руденко Спас ярминкәсе кысаларында оештыру планлаштырылган вакыйгаларны игълан итте. Бу хакта «Алабуга нуры» яза.

Бу көннәрдә Алабугага командировкада булган Кече туристлык шәһәрләре ассоциациясе (КТША) директоры Константин Анучин, ярминкәдә катнашу өчен ассоциациягә кергән шәһәрләрдән осталарны һәм оешмаларны җәлеп итәргә тәкъдим итте.

Очрашу Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге һәм сәүдә бүлеге башлыклары Евгений Николаев һәм Марина Галимова, шулай ук XVII Бөтенроссия Спас ярминкәсен шәһәр җитәкчелеге һәм музей-ядкарьлек белән берлектә үткәрәчәк берничә компания җитәкчеләре — «Экспо-Кама» һәм «БАРС» җәмгыятьләре катнашында узды.

Җитәкчеләр азык-төлек сәүдәсе нокталары өчен электр энергиясе кертү, ярминкәдә катнашучылар һәм кунаклар өчен парковка урыннары булдыру, бәдрәфләрнең өзлексез эшләвен һәм чүп-чарны җыештыруны оештыру, күрсәткечләр кую, бәйрәм кунакларына транспорт хезмәте күрсәтү һәм ярминкәнең яңа сайтын булдыру турында фикер алышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100