news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга социаль приюты юбилеен билгеләп үтте

“Яңа йорт”ның 10 ел эшләү вакытында 700дән артык бала тернәкләнү узган

(Алабуга, 1 июнь, "Татар-информ", Гөлшат Солтанова). “Яңа йорт” социаль приюты 10 еллык юбилеен билгеләп узды. Приютта тәрбияләнүчеләр юбилейны “Балачак бәйрәме” чарасында билгеләп үтте, бәйрәмгә даими ярдәмчеләр һәм попечительлек советы вәкилләре чакырылган иде.
Балалар күпсанлы бүләкләр алды. Милиционерлар балаларга ике велосипед тапшырды, ә яшь гвардиячеләр татлы ризыклар пешергән иде. Балалар бәйрәменә Алабуга районы башкарма комитеты җитәкчесе Геннадий Емельянов та килгән иде. Ул приютта тәрбияләнүчеләргә микродулкынлы мич бүләк итте.
Балачак бәйрәме спорт эстафетасы белән дәвам итәчәк. Бүген Балаларны яклау көнендә социаль приютта тәрбияләнүчеләр Чаллы делфинариесында булачак.
Бүген приютта 3 яшьтән 18 яшкәчә 30 бала тәрбияләнә. “Яңа йорт”ның 10 ел эшләү вакытында 700дән артык бала тернәкләнү узган. Нигездә, алар - авыр тормыш вәзгыятендә калган һәм социаль-куркыныч хәлдә калган балалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot