news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Алабуга шәһәрендә Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды

Әлеге идеяны шәһәр халкы күтәреп чыккан булган

 (Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”). Алабуга шәһәренең 1 нче мәктәбе янындагы мәйданда татарның классик шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. 19 декабрь көнне шул уңайдан үткәрелгән тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев катнашты. 

“Шагыйрь һәйкәленең мәктәп янәшәсендә куелуы бигрәк тә куандыра. Бу балаларны татарның бөек шагыйре иҗатына тартуда аеруча мөһим”, - диде Разил Вәлиев.
Бронзадан коелган һәйкәлнең авторлары – танылган Мәскәү сынчылары В.А. Демченко һөм А.В. Головачев.

Алабугада Габдулла Тукайга һәйкәл кую идеясен шәһәр халкы күтәреп чыга. Район советы сессиясендә мәсьәлә депутатлар тарафыннан яклау таба, һәйкәл кую өчен җир бүлеп бирелә. Идея җирле бюджет хисабына тормышка ашырыла, «Прикамнефть» НГДУы да ярдәм күрсәтә, дип хәбәр итә ТР парламентының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара хезмәттәшлек бүлеге .

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100