news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга шәһәрендә «Хиҗаб» бәйрәме узган

Алабуга шәһәрендә «Хиҗаб» бәйрәме узган
Фото: tatar-congress.org

8 февральдә Алабуга шәһәренең «Батыр хан» кафесында «Хиҗаб» бәйрәме булды. Бәйрәм кичәсендә Алабуга муниципаль районында яшәүче 70 мөслимә катнашты. Аларның күбесе шәһәрнең «Җәмигъ» мәчете каршындагы мәдрәсәдә укучылар, аны тәмамлаучылар иде, дип хәбәр итә Бөтендөнья конгрессы матбугат хезмәте.

Кичәне Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга муниципаль бүлегендә «Мөслимәләр» җитәкчесе Лилия Фазлиева оештырды. Эшмәкәр Гүзәлия Әхмәтова матди яктан ярдәм итте. Ул намаз укырга ниятләре булганнарга, уеннарда актив катнашып, дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Кичәдә динебезне саклау, дөрес итеп киенү, яулык ябу серләре турында сөйләделәр.

Мөнәҗәтләр әйтү, темага кагылышлы шигырьләр сөйләү кичәгә тагын да күркәмлек өстәде. Бәйрәмне күп шигырьләр авторы, 27 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Розалия Әминова һәм «Адымнар-Алабуга» мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Мәликә алып барды.

Милли ризыклардан сыгылып торган мул табын артында үзара фикер алышулар бәйрәм кичәсенә тагын да җылылык өстәде. Кичәдә Бөтендөнья татар конгрессының Алабуга бүлеге җитәкчесе, хезмәт ветераны, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы Рәмилә Әхмәтова да катнашты һәм чыгыш ясады, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot