news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга Сабантуеның хедлайнеры Ришат Төхвәтуллин булачак

Алабугада Сабантуй бәйрәме 12 июнь көнне узачак, аның хедлайнеры Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин булачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Алабуга районы хакимиятендә сөйләделәр.

«Бәйрәм сәгать 9да шәһәр ипподромында үзәкләштерелгән тамашадан башлана», - дип аңлатты Алабуга районы матбугат хезмәте җитәкчесе Екатерина Сайбель.

Шулай ук Сабантуй программасында Алабуга районы предприятиеләренең махсус техника күргәзмәсе, балалар өчен «Сабантуй», «Парасабантуй», конкур һәм ат чабышлары планлаштырылган. Традиция буенча барлык кунакларны иҗат коллективлары концерт программасы һәм милли көрәш финалы, шулай ук абсолют батырларны бүләкләү көтә.

Шул ук көнне «Сабантуй сылуы» муниципаль бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү дә булачак. Сайлап алу туры шәһәр Мәдәният сараенда узды. Конкурста җиңүчеләрнең чыгышы һәм бүләкләү гадәттәгечә мәйданның төп сәхнәсендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot