Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга Сабан туенда Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак
Алабуга районы язгы кыр эшләре тәмамлануны билгеләп үтә торган төп татар милли бәйрәмен каршы алырга әзерләнә, дип хәбәр итә «Алабуга нуры». Билгеле булганча, быел шәһәр һәм авыл Сабантуйлары җәйнең беренче ял көннәрендә узачак.
Алабугада Сабантуйны шимбә көнне, 6 июньдә бәйрәм итәчәкләр, ә икенче көнне, 7 июньдә, күңел ачу һәм спорт ярышлары Алабуга районы авылларында үтәчәк.
Шәһәр бәйрәме традиция буенча Алабуга ипподромы территориясендә оештырыла. Кунакларны ат чабышлары, милли көрәш буенча иң көчле батырларның финал алышлары, халык уеннары һәм милли ишегаллары көтә.
Алабугалылар һәм шәһәр кунаклары өчен төп сюрприз — музыкаль бүләк булачак: быел шәһәр Сабан туеның концерт программасы йолдызы — тамашачыларның яраткан җырчысы, Татарстан Республикасының атказанган артисты Фирдүс Тямаев, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз