news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга Сабан туен бәйрәм итә

Бәйрәмнең иң төп чарасы “Яшьләр” стадионында бара, милли утарлар, уен һәм спорт уеннары уздыру өчен урыннар Шишкин буасы янында урнашкан.

(Алабуга, 1 июль, "Татар-информ", Гөлнара Салихова). Сабан туе бәйрәмен Алабуга өч мәйданчыкта билгеләп үтә. Гадәттәгечә, Сабан туе шәһәр ипподромында башланды, анда ат чабышлары узды. Бәйрәмнең иң төп чарасы “Яшьләр” стадионында бара, милли утарлар, уен һәм спорт уеннары өчен урыннар Шишкин буасы янында урнашкан.

Бәйрәмнең мактаулы кунаклары - Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министры вазифаларын башкаручы Фаяз Шакиров һәм республика Дәүләт Советы депутаты Татьяна Ларионова булды. Сабан туеның төп сәхнәсендә традиция буенча авыл хуҗалыгы алдынгыларын котладылар.

Шәһәр һәм район халкын, бәйрәм кунакларын шулай ук район башлыгы Геннадий Емельянов тәбрикләде. Ул савым буенча югары нәтиҗәлелек, терлекчелек буенча Алабуга районы  иң яхшыларның беренче унлыгында, мөгезле эре терлекнең тәүлеккә уртача артымы буенча район дүртенче урында һәм республикада мөгезле эре терлек итен җитештерү буенча өченче урынны алып торуын әйтте.

Иртәдән башлап Шишкин буасында һәм “Яшьләр” стадионында балалар өчен һәм спорт мәйданнары эшли. Биредә һәркем уз көчен сыный ала. 16.00 сәгатьтә 2017 ел Сабан туеның төп Батыры билгеле булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100