news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Алабуга» сәнәгать мәйданчыгын ябу махсус икътисади зона эшчәнлегенә йогынты ясамаячак

«Алабуга» сәнәгать мәйданчыгы эшчәнлеге Татарстан бюджеты чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан туктатыла.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ», Александра Комарова). Татарстан Хөкүмәте «Алабуга» сәнәгать мәйданчыгы территориясендә инвестиция программалары дирекциясе» дәүләт учреждениесе эшчәнлеген туктату турында карар кабул итте. ТР Премьер-министры Алексей Песошин тарафыннан имзаланган ТР Министрлар Кабинеты карарында шул хакта сүз бара.

Документ нигезендә, сәнәгать мәйданчыгының эшчәнлеге Татарстан «бюджеты чыгымнарының нәтиҗәлелеген арттыру» һәм «инвестицион эшчәнлекне дәүләти җайга салуны унификацияләү» максатыннан туктатыла.

ТР Икътисад министрлыгы дирекция урынына инвесторлар белән килешүләрне «барлык шартларны саклаган хәлдә» яңадан төзергә йөкләмә биргән, диелә карарда.

Дирекция белән янәшә урнашкан «Алабуга» махсус икътисади зонасында билгеләп үтүләренчә, аны ябу махсус икътисади зона эшенә йогынты ясамаячак.

Дирекция «Алабуга» махсус икътисади зонасына карамый иде, ул Алабуга муниципаль районы базасында эшләде, аның составына Алабуга автомобиль заводы һәм шул тирәдә урнашкан башка предприятиеләр керде. Без алар белән хезмәттәшлек итмәдек һәм аларның эшчәнлеге туктатылу бездә берничек тә чагылыш тапмаячак», - дип искәрттеләр махсус икътисади зонаның матбугат хезмәтендә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot