Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга районының татар авылларына багышланган китап чыкты
Бу китап Алабуга районының татар авыллары —Иске Юраш, Илмәт, Ядегәр, Көек һәм башкалар тарихына багышлана.
(Алабуга, 28 июнь, «Татар-информ», «Алабуга нуры», Гөлнур Якупова). Күптән түгел генә «Алабуга ягы татар авыллары» исемле китап дөнья күрде. Аның авторы — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, «Алабуга нуры» газетасының алыштыргысыз хәбәрчесе Фирдәвес Хуҗин. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Авыллар тарихы — халкыбыз тарихының аерылгысыз бер мөһим өлеше ул. Автор сүзләренчә, тикмәгә генә халыкта «Җиде буын бабаңны бел!» дигән әйтем яшәмидер.
«Без ерак әби-бабаларыбызның да, татар милләтенең дә, шәһәр һәм авылларыбызның да тарихын белергә тиешбез, юк — бурычлыбыз! Үткән тарихы белән кызыксынмаган кешенең — киләчәге юк диләр бит!» — дип сөйләде ул.
Яңа гына табадан төшкән бу китап та Алабуга районының татар авыллары —Иске Юраш, Илмәт, Ядегәр, Көек һәм башкалар тарихына багышлана. Автор тарихи чыганакларга, шәҗәрәләргә, истәлекләргә, кулъязмаларга таянган, авылларның өлкән яшьтәге кешеләре белән сөйләшкән, матбугат басмаларын барлаган, байтак фотолар туплаган.
Үз районының авыллары өчен шулай җан атучы, күз нурларын түгеп, күпме көч, вакыт сарыф итүче фидакарь шәхесләрнең булуы өмет бирә. Мондый кешеләр булганда авыллар яшәр һәм үткән белән киләчәк арасындагы күпер нык булыр дип ышанасы килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз