news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районының су объектларында боз калынлыгын тикшереп торачаклар

Калынлыгы 7 сантиметрдан ким булган боз өстенә чыгу, техник тикшерү үтмәгән кичүләр аша кешеләргә дә, транспортка да йөрү тыела.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). 4 ноябрьдән Татарстанның Алабуга районында су объектларын карап-тикшереп йөри башлаячаклар. Районның Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиясе утырышында шундый карар кабул ителгән.

"Калынлыгы 7 сантиметрдан ким булган боз өстенә чыгу бик куркыныч. Техник тикшерү үтмәгән кичүләр аша кешеләргә дә, транспортка да йөрү тыела", – дип кисәтә комиссиядәгеләр.

Район җирлекләрендә бу уңайдан аңлату эшләре алып барылачак. Хәзерге вакытта балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә су объектларында куркынычсызлык айлыгы бара. Урта һәм югары уку йортларында да кисәтү чаралары үткәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot