news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Алабуга районының Хлыстово авылында спорт комплексы пәйда булачак
Төзелешкә 12 миллион сарыф ителгән, гомумән алганда объектны төзүгә 40 миллион тирәсе акча кирәк булачак
Скопировать ссылку
(Алабуга, 25 сентябрь, Татар-информ, Гөлшат Солтанова). Алабуга районының Хлыстово авылында спорт комплексы пәйда булачак. Хәзер төзүчеләр бетон нигез салырга кереште, ел ахырына кадәр стеналарын өяргә, конструкцияләр урнаштырырга һәм объектны файдалануга тапшырырга ниятлиләр.
Яңа спорт комплексы төзелешендә кулланыла торган материалларның бер өлешен Италиядән кайтарталар, икенче өлешен Россия җитештерүчеләреннән сатып алырга планлаштыралар. Төзелешкә 12 миллион сарыф ителгән, гомумән алганда, объектны төзүгә 40 миллион тирәсе акча кирәк булачак.
Бүгенге көндә төзүчеләр ике катлы администрация бинасын төзү белән дә шөгыльләнә. Аның гомуми мәйданы якынча 1,5 мең кв. метр тәшкил итә.
Искә төшереп үтәбез, Хлыстово авылында спорт объекты төзү идеясе Алабуга районының торак пунктларда комплексы төзелеш федераль программасында катнашу нәтиҗәсендә гамәлгә ашырылды. Бу программага спорт корылмалары, социаль һәм мәдәният биналары, юллар төзелеше керә. Хлыстово торак пунктында “Агросәнәгать комплексын үстерү” программасы буенча йортлар төзелү сәбәпле, бу программага беренчеләрдән булып кертелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot