news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районының авыл хуҗалыгы техникасы язгы кыр эшләренә әзер диярлек

Чәчү эшләренә керешкәнче кайбер хуҗалыклар ягулыкны аз сарыф итүче «Нью-Холланд» тракторларын сатып алырга ниятли

(Алабуга, 17 март, «Татар-информ», Гөлшат Солтанова). Алабуга районында 177 тракторның 143е язгы кыр эшләренә әзер. Бүген тырмалау агрегатлары тулысынча әзер, ә менә культиваторлар һәм чәчкечләрне ремонтлау эшләре ахырына якынлашып килә.
Бигрәк тә «Яшь көч», «Морт», «Яковлево» һәм «Новый Юраш» агрофирмалары техника әзерләү буенча уңышка ирешкән, аларның әзерлеге 97 процент тәшкил итә. “Башак” авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы да ремонт эшләрен төгәлләү алдында. Чәчү эшләренә керешкәнче «Морт», «Рубин», «Нива», «Рассвет» һәм «Вятские Зори» хуҗалыклары ягулыкны аз сарыф итүче «Нью-Холланд» тракторларын сатып алырга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot