Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга районының 4 авылына янгын сүндерү машиналары бирелде
Бу җирлекләр – иң ерак урнашкан авылларга карый
(Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). Алабуга районының 4 авылына янгын сүндерү машиналары бирелде. Өр-яңа машина ачкычларын Дөм-Дөм, Юраш, Яковлево һәм Олы Качка авыл җирлекләре башлыклары җитәкчеләрнең эшлекле киңәшмәсендә район башлыгы Геннадий Емельянов кулыннан алды.
Бу җирлекләргә машина бирү карары очраклы гына кабул ителмәгән. Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабуга районы буенча идарәсе җитәкчесе Василий Николенко әйтүенчә, бу җирлекләр – иң ерак урнашкан авылларга карый һәм Алабугадан янгын урынына беренче подразделениенең барып җитү вакыты техник регламент буенча билгеләнгән вакытка туры килми.
Узган елда ук районның кайбер авылларында ирекле янгын сүндерүчеләрнең подразделениеләре булдырылган иде. Барлыгы 400 ирекле исәпләнә, алар барысы да махсус өйрәнүләр үтә һәм янгын саклау подразделениеләрендә план буенча кизү тора. Хәзер бу дружина әгъзаларына янгын сүндерүнең техник кораллары, автомобильгә куелган янгын сүндерү насосы белән танышырга кирәк булачак. Машина алган һәр авыл җирлегендә су чыганагы (елга, буа) бар. Аларның кайсыбере табигый чыганак булса, кайберләре махсус янгын сүндерүче машиналар өчен ясалма булдырылган. Һәр машина 3,5 куб су сыйдыра, дип хәбәр итә “Алабуга нуры” газетасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз