news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Алабуга районында яңа мәдәният-спорт комплексы ачылды
Биредә футбол, баскетбол, волейбол һәм өстәл теннисы белән шөгыльләнергә мөмкин
Скопировать ссылку
(Алабуга, 16 апрель, “Татар-информ”, Гөлшат Солтанова). Бүген Алабуга районының Хлыстово авылында тантаналы төстә мәдәният-спорт комплексы ачылды. Аны ачу тантанасында Алабуга муниципаль районы башлыгы Илшат Гафуров катнашты.
“Моннан 10 ел элек кемнең дә булса шушы кечкенә генә авылда без спорт объектларын ачу тантанасының шаһитлары булырбыз дигән уй башына килә алыр иде микән. Ул чагында авыл таркалып бара, йортларга газ да кермәгән, юллар да юк иде. Без бу проблемаларны хәл иттек. Соңгы берничә елда Хлыстово танымаслык булып үзгәрде. Өстәвенә, “Алабуга” икътисади зонасы да авылдан берничә чакрым ераклыкта гына урнашкан, шәһәр дә ерак түгел, кешеләр биредә йортлар салырга, монда яшәргә тели”, - диде ул. Илшат Гафуров шулай ук быелның җәендә Бөтенроссия авыл уеннарын үткәрү кысаларында әлеге яңа комплекста волейбол ярышлары узачагын искәртте. Бу вакытка биредә юлларны да яңартачаклар.
Танай авыл җирлеге (Хлыстово нәкъ шунда керә) башлыгы Екатерина Морковкина сүзләренә караганда, моннан берничә ел элек авылда 200 дән артык кеше яшәгән. “Хәзер халык саны арта башлады. Без яшь белгечләрне авылда торак белән тәэмин итү кысаларында биредә йортлар сатып алган яшь гаиләләрне теркәгәннән соң, Хлыстовода яшәүчеләрнең саны 400 дән артып китәчәк”, - диде ул.
Бүген ачылган комплекска килгәндә, аның гомуми мәйданы 1321 квадрат метр тәшкил итә, ул көненә 128 спортчыны кабул итә ала. Анда футбол, баскетбол, волейбол һәм өстәл теннисы белән шөгыльләнергә мөмкин. Авыл клубы да биредә урнашачак. Алга таба комплекс янәшәсендә йөзү бассейны төзү күздә тотыла. Комплексны 500 урынлы спорт стадионы тулыландырачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot