news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районында утрауда калган балыкчыларны коткарганнар

Бессониха авылы янында Нократ елгасында балык тоткан кешеләргә ярдәм кирәк булган.

Алабуга районында утрауда калган балыкчыларны коткарганнар
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Алабуга районында коткаручылар балыкчылар машинасын су аша утраудан алып чыгарга булышкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген министрлыкка Бессониха авылы янында Нократ елгасында Менделеевскиның ике кешесенә ярдәм кирәк, дигән хәбәр килгән.

Кичә ир-атлар «Нива» машинасында балык тотарга килгән, кечкенә утрауда төн үткәргәннәр. Ә иртән Түбән Кама ГЭСына су җибәрү сәбәпле, елганың биеклеге күтәрелеп һәм тирә-юньне су баскан.

Түбән Яке авылы коткаручылары ир-атларга утраудан чыгарга булышкан. Ә күзәтчелек инспекторы су саклау зонасына кергән өчен ир-атларны штрафка тарткан.


news_right_1
news_right_2
news_bot