news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районында өстәмә җирле сайлаулар үтә

Бер депутат урынына ике кандидат дәгъва кыла.

(Алабуга, 18 сентябрь, “Татар-информ”). Бүген, бердәм тавыш бирү көнендә, Россиядә төрле дәрәҗә сайлау кампанияләре уза.

Алабуга районында да муниципаль органнарга өстәмә сайлаулар үтә. Әйтик, авыл кешеләре Иске Юраш авыл җирлеге депутатын сайлый. Әлеге вазифага ике кандидат – “Бердәм Россия” партиясеннән 50 яшьлек Илһам Хәмидуллин һәм “Россия ветераннар партиясе” әгъзасы, 29 яшьлек Марат Габдуллин дәгъва кыла, дип яза “Новая Кама” газетасы.

Морт авыл җирлеге Советы депутаты урынына да ике кандидат теркәлгән – “ЛДПР” партиясененнән 27 яшьлек Руслан Шәкүров һәм “Бердәм Россия” әгъзасы, 38 яшьлек Илнар Хуҗин.

news_right_1
news_right_2
news_bot