Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алабуга районында шәхси йортта чыккан янгында бер ир-ат һәлак булган
Янгын Голубой бистәсендә ике фатирлы бер катлы йортта чыккан.
(Казан, 28 июль, “Татар-информ”). Алабуга районында шәхси йортта чыккан янгында бер ир-ат һәлак булган, икенчесе тәрәзә аша чыгып өлгергән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Сәгать икеләр тирәсендә 112 бердәм номерына Голубой бистәсендә ике фатирлы бер катлы йорт януы турында хәбәр килә.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә, бер фатирның верандасы һәм бүлмәсенә ут капкан була. Йорт эчендә һәлак булган ир-атның гәүдәсен табалар. Тагын бер ир-ат тәрәзә аша чыгып котыла алган. Аның башы пешкән һәм хастаханәгә алып киткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз