news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алабуга районында сайлауларда тавыш бирүчеләрне санаганнар

Муниципаль районда сайлауга килүчеләр күрсәткече югары - 95 процентны тәшкил итә

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Алабуга районында сайлаучыларның 95 проценты тавыш биргән.

20.00дә Алабуга районында, бөтен республикадагы кебек үк, тавыш бирү участоклары ябылган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, авылларда халыкның 95, шәһәр участокларында 80 проценты гражданлык бурычын үтәгән.

Районда барлыгы 61 сайлау участогы эшләгән. Шәһәрдә сайлаучылар саны 52 мең кешедән артып китә, район авылларында - 8,7 меңнән күбрәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot