news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районында республика программасы буенча яңа кибет ачылды

Малореченский бистәсендәге яңа кибет – районда дәүләт программасы буенча төзелгән икенче сәүдә объекты булды, моңа кадәр Тарловка авылында шундый ук кибет ачылган иде.

Алабуга районында республика программасы буенча яңа кибет ачылды
alabuganury.ru

(Алабуга, 1 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга районында Яңа ел алдыннан Малореченский бистәсендә яңа кибет ачылды. Ул «Авыл кибете» республика программасы ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Кибет зур булмаса да, бик пөхтә һәм якты. Ассортимент төрле: җиләк-җимеш тә, төрле тәм-томнар да, көнкүреш химиясе дә бар. Сатып алучылар банк карталары белән түли алсын өчен, Интернет тоташтырылган.

«Бу кибет безгә бик ошады. Көн саен шәһәргә азык-төлек өчен бармыйсың бит инде. Бүген мин җиләк-җимеш, ипи, казылык сатып алдым», — дип фикерләре белән уртаклашты бистәдә яшәүче Фәүзия Солтанова.

Алабуга районы кулланучылар җәмгыяте директоры Олег Вельматов сүзләренә караганда, мондый кибетләр районның башка авылларында да ачылачак.

«Киләсе елга шундый ук кибетне Мурзиха авылында ачу планлаштырыла. Элеккеге кибетләр бик искергән. Ә мондый якты кибеткә керүе дә күңелле», — диде ул. 

Моңа кадәр яңа сәүдә объекты Тарловка авылында ачылган иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100