news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга районында Криуша елгасында батып үлгән хатын-кызның шәхесе ачыкланган

Ул 10 июльдә елгага үзе генә су коенырга киткән һәм өенә әйләнеп кайтмаган.

(Алабуга, 13 июль, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Алабуга районында Криуша елгасында батып үлгән хатын-кызның шәхесе ачыкланган. Бу хакта бүген җирле полиция бүлегендә хәбәр иттеләр. Бирегә бер ир-ат мөрәҗәгать итеп, үзенең әнисен таныган.

11 июльдә балыкчылар Танай авылы янында – Криуша елгасында хатын-кыз мәетен тапкан. 53 яшьлек ханым 10 июльдә елгага үзе генә су коенырга киткән һәм өенә әйләнеп кайтмаган. Полицейскийлар әйтүенчә, хатын-кыз аек булган, яр буенда аның киемнәрен таба алмаганнар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100